Игътибар! Конкурс!

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

“Заман кулланучысы!” дигән тема буенча конкурска (оештыручысы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм «Безнең гәҗит Россия» газетасы) ситуацион биремнәр 2017 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче 18 яшьтән зуррак гражданнар (алга таба – Конкурста катнашучы) катнаша ала.
Конкурс читтән торып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә билгеләнгән тема буенча ситуацион биремнәрне үтәү рәвешендә үткәрелә.
Ситуацион биремнәр «Безнең гәҗит Россия» газетасында (2017 елның 1 декабрь чыгарылышы), «Безнең гәҗит Россия» газетасы сайтына  (http://beznen.ru) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (www.tatzpp.ru) урнаштырылган.
Конкурста катнашучыга ситуацион биремнәрне чишәргә, аларның мәгънәсен, килеп туган хәлдән чыгу ысулын ачарга кирәк булачак. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләрне, шулай ук җәмгыять тормышыннан фактлар кулланып, үз фикереңне нигезләү шарт.
Ситуацион биремнәр
1. Резидә Яңа елга дип дус кызы Алиягә эчке кием җыелмасы сатып алган. Кызганычка, Алиягә бу кием кечкенә булып чыккан. Алия яки Резидә үзе әлеге җыелманы башкасына алыштыра аламы? Сатучы, үлчәме ягыннан яраксыз  эчке киемне алыштырудан баш тарткан очракта,  хаклы булыр идеме?
2. Сатып алучы “Кара җомга”да сатып алган телевизорны башкасына алыштырмакчы. Таләбен болайрак аңлата: телевизор начар күрсәтә, каналларын көйләп булмый,  бу хәлне гарантия мастерскоеннан алынган белешмә раслый. Сатучы, янәсе, телевизор “распродажа”да сатып алынган, дип, сатып алучының таләбе белән килешми һәм фәкать гарантия ремонты үткәрүне генә тәкъдим итә. Килеп туган бу хәлдә кем хаклы?
Ситуацион биремнәр чишелешләре 2 биттән артмаган күләмдә рус телендә doc яки docx форматында кабул ителә.  Форматы – А4. Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерергә ярамый. Шрифты – Times New Roman, кегле – 14.
Конкурста катнашучыларга үтәлгән биремнәрне һәм конкурста катнашуга заявканы (1 нче кушымта) түбәндәге электрон почта адресына җибәрергә кирәк: Roza.Minapova@tatar.ru.
Әлеге сроктан соң  (2017 елның 31 декабреннән соң) җибәрелгән биремнәр чишелеәләре карап тикшерүгә кабул ителмәячәк.
Конкурска 2018 елның 20 гыйнварына кадәр йомгак ясала.
Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүматлар, Конкурска йомгак ясалганнан соң 5 көннән дә соңга калмыйча,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (www.tatzpp.ru), шулай ук “Безнең гәҗит Россия” сайтына  (http://beznen.ru) сайтына урнаштырылачак.
Конкурста җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Гражданнарыбызның кулланучылар хокукларын яклау турында законны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау буенча “Заман кулланучысы!” дигән шәһәр конкурсы турында нигезләмәгә № 1 кушымта

2017 елда гражданнарыбызның кулланучылар хокукларын яклау турында законны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау буенча “Заман кулланучысы!” дигән шәһәр конкурсына заявка
1

1. Ф.И.О. (тулысынча)
2. Яшәү урыны адресы

3. Конкурста катнашучының электрон почта адресы
4. Элемтәгә керү өчен телефоны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International