Чара барышында барлыгы 6 кеше кабул ителде. Шуларның 2се – куллану базары, 2 се – ЕГАИС системасыннан файдалану, 1се – этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә Россия Федерациясе законнары үтәлешен котрольлектә тоту мәсьәләләре буенча.
Мөрәҗәгать итүчеләргә үзләрен борчыган барлык мәсьәләләр буенча телдән аңлатмалар бирелде.
Шулай итеп, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне барышында Чаллы территориаль органына килгән гражданнарның һәммәсе квалификацияле консультацияләр алу мөмкинлегенә иреште.