Татарстан Республикасы Чүпрәле районында республика олимпиадасы призерларын бүләкләү

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

 2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Чүпрәле районының Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Чүпрәле күп профильле лицеендә булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерларын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучыларын бүләкләде.

Бүләкләү процедурасында югарыда телгә алып үтелгән мәктәп директорлары Насыйбуллина Лилия Әмирҗан кызы, Маркова Наталия Николаевна катнашты. Чүпрәле районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары әлеге олимпиадада ел саен бик актив катнашып килә. Быел инде республика күләмендәге олимпиада бишенче тапкыр үткәрелде. 2013 елда районнан 2 заявка тапшырылган булса, 2017 елда – 32.

Иске Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  10б сыйныфы укучысы Сабирҗанов Руслан Рамил улы инде менә икенче ел рәттән “Олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә призерга әйләнде. Әлеге егет грамота, смартфон һәм китап белән бүләкләнде. Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вахитова Айгөл Дифкать кызына Рәхмәт хаты, китап тапшырылды. Бүләкләү тантанасы мәктәпнең актлар залында узды.

Иске Чүпрәле күп профильле лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Мәүлиханов Дилүс Фәнис улы өченче турга узса да, йомгаклау әңгәмәсенә үтү өчен кирәкле күләмдә балл туплый алмаган. Әмма ул барыбер тырышлыгы өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе грамотасы белән бүләкләнде. Ә инде Иске Чүпрәле күп профильле лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Аттин Дмитрий Леонидовичка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү мәктәп линейкасында узды.

Территориаль орган белгечләре мәктәп укучылары белән саубуллашыр алдыннан әйбәт укырга һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International