Буклетлар таратуның халык арасында алып барыла торган мәгълүмати-аңлату эшенең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе булып торуын билгеләп үтәргә кирәк. Белешмә-мәгълүмати материаллар билгеле бер мәсьәлә буенча киңәш итү һәм белешмә характерындагы мәгълүматлардан гыйбарәт булып, кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле белемнәр үзләштерү мөмкинлеге бирә.
Казан шәһәре китапханәләре системасына меңнәрчә кеше йөри һәм әлеге китапханәләр бөтен шәһәрне колачлый. Алар Побежимов урамында (47 й.), Ямашев (48 й.), Кирпичников (14 й.), Карбышев (40 й.), Мәүлетов (17б), Гаврилов (48 й.) урамнарында һ.б. урнашкан.
Казан шәһәре китапханәләр системасы җитәкчелегенә хезмәттәшлек һәм гражданнарыбызның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерүгә өлеш кертүләре өчен өчен рәхмәт белдерәбез.