Татарстан Республикасы Буа районында республика олимпиадасы призерын бүләкләү

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү  бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Буа шәһәре 2 нче лицеенда булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысын бүләкләде. Бүләкләү лицей директоры Ранис Рәис улы Әхмәтов катнашында укытучылар киңәшмәсе барышында булды.

Республика олимпиадасын үткәрүнең биш еллык дәверендә лицей укучылары төрле номинацияләрдә өч тапкыр җиңү яулады инде:

2013 елда – “Эссе темасын ачуга иҗади якын килгән өчен” 11нче сыйныф укучысы А.Л. Михайлов, “Эссене тирәнтен ачкан өчен” 11нче сыйныф укучысы Р.И. Сираҗетдинова;

2016 елда – “Куллану белемнәрен үстерүдәге тырышлык һәм ныклык өчен” 10 нчы сыйныф укучысы Л.Р.Гомәрова.

Ә менә 2017 елда “Куллану белеме нигезләрен өйрәнүдәге уңышлар өчен” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы  Антонова Дарья Андреевна җиңү яулады. Уңган-булган кызга грамота, смартфон, китап тапшырылды.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмидуллина Флера Фидгат кызы исә “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен” Рәхмәт хаты, китап белән бүләкләнде.

Олимпиада  призеры бүләктән бик канәгать калып, 2018 елда да республика олимпиадасында катнашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International