2017 елның 14 декабрендә Питрәч 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олмипиадада җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 4000нән артыграк укучы олимпиадада катнашу теләген белдергән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы Питрәч районыннан – 104.
Олимпиаданың 3 этапта үткәрелүен билгеләп үтү мөһим.
Беренче этабы дистанция ысулы белән, электрон тест үтәү рәвешендә уздырылды. Беренче этап йомгаклары буенча Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 595 укучы (Питрәч районыннан – 8 бала) икенче этапка үтте.
Икенче этап та дистанция ысулы белән, эссе рәвешендә иҗади биремне үтәү рәвешендә узды. Эссе өчен 2 тема тәкъдим ителеп, укучылардан шуларның берсен сайлап алу һәм куллану тематикасына карата аның мәгънәсен аңлату таләп ителде.
Олимпиаданың өченче – соңгы этабына бөтен республика күләменнән – 65, шул исәптән Питрәч районыннан – 4 укучы кертелде.
Өченче этапның барлык конкурс процедуралары йомгаклары буенча Питрәч муниципаль районының Кощаково урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Нәбиуллина Диләрә Альберт кызы 8-9 сыйныфлар укучылары арасында олимпиаданың абсолют җиңүчесенә әйләнде. Әлеге уңган-булган кыз кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне бик тә яхшы үзләштерүен күрсәтте. Жюри аны бертавыштан җиңүче сыйфатында билгеләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы Диләрәгә бәллүр кубок, истәлекле медаль, диплом һәм кыйммәтле приз – смартфон тапшырды.
Ике укучы призерга әйләнде. Колай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Зәринә Таһир кызы “Олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә, ә Питрәч 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 «a» сыйныфы укучысы Шәмсетдинова Дилә Җәүдәт кызы “Куллану белемнәрен үзләштерүдә активлык һәм максатка омтылышлылык өчен” номинациясендә призер булды.
Колай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Антонова Анна Евгеньевна да олимпиада финалына кадәр “барып җитте”, тик аңа призерлар исәбенә эләгү бәхете генә елмаймады.
Бу укучыларның һәммәсенә грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.
Әлбәттә инде, укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларның да хезмәте бәяләнмичә калмады. Әйе, алар балаларны олимпиада кебек мөһим чараларга гына түгел, ә бәлки зур тормышка да әзерли.
Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы имзалаган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Питрәч муниципаль районы Кощаково урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Каплевская Светлана Владимировна;
Питрәч 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәхмәтуллина Резидә Илсур кызы;
Питрәч муниципаль районы Колай урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Осипова Светлана Витальевна;
Питрәч муниципаль районы Колай урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Осипова Алена Владимировна.
Җ.Й.Әхмәтханов яшь җиңүчеләрне уңышлары белән котлады, шулай ук укучыларны олимпиадага әзерләүдә актив катнашкан укытучыларга эчкерсез рәхмәт белдерде.
Тантанада катнашучыларның һәммәсе талантлы балаларга ярдәм итүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!