Теория һәм практика

2017 елның 15 декабре, җомга

Декабрь азагы якынлашуга карамастан, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре узып баручы елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясарга ашыкмый әле. Алар тырышып-тырмашып рейд үткәрүләрен һәм зур градуслы суррогат эчемлек сатучыларны  үз “кармакларына” эләктерүләрен дәвам итә.

Алар тарафыннан Бөгелмә районында гыйнвар башыннан бүгенгәчә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү буенча 53тән артыграк чара үткәрелде. Бу чаралар барышында, чыннан да, гамәлдәге законнарны бозу очраклары билгеләнде. Нәтиҗәдә 11 950 литрдан артыграк күләмдә “идән асты” товары әйләнештән алынды. Шуның төп өлеше спиртлы эчемлекләрне законсыз ташыган транспорт чараларын тикшерү нәтиҗәсендә конфискацияләнде.

– Без хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук гражданнар белән эшләүгә һәрвакыт әзер. Хәмерне ваклап сату базарында закон бозу очракларының күпчелеге республикабызда яшәүчеләрнең ТР Хөкүмәте рәсми порталы интернет-кабул итү бүлмәсе, “Кайнар линия” телефоны һәм “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша алынган хәбәрләре ярдәмендә ачыклана, – дип аңлатып узды ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Васенькина. – Шул ук вакытта “Халык контроле”нә урнаштырылган заявкалар өчен матди бүләкләү гамәлдә булып килә. Җибәрелгән хәбәрендәге фактлар расланган очракта гражданнарыбыз 1 000 нән 3 000сумга кадәр күләмдә матди бүләкләүгә исәп тота ала.

Без бу хакта «БГ» битләрендә күп тапкырлар яздык инде. Менә хәзер системаның ничек эшләвен тәҗрибәдә тикшереп карарга вакыт. Журналист тикшерүе газета редакциясенә телефон аша аноним шалтыратуларны барлаудан һәм үз күзәтүләребездән башланып китте. Хәбәрчебез шәһәр микрорайоннарының берсендә урнашкан сәүдә нокталары адресларын аныклап, шул тарафка юл тотты. Әлбәттә инде, объектлар киштәләрендә законга каршы килердәй бернинди дә әйбер күзгә-башка ташланмады. Шулай да йөз-кыяфәтләре таушалган адәмнәрнең ниндидер товар сорап, шуны алуга ирешкәч, кош тоткандай сөенеп, тиз генә куртка кесәләренә шудырулары игътибарны җәлеп итте. Кибетләр тирәсендәге аулак почмакларны карап чыгу кулланучыларның тыелган нинди “җимеш”кә үрелүләре ачыкланды. Нәфесле сатучыларга “сюрприз” ясау өчен, кибетләр исемнәрен сер итеп калдырып, әлегә ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына хәбәр язып җибәрү белән генә чикләнергә мәҗбүрбез.

Моның өчен “Халык контроле”ндә ике категория булдырылган. Беренчесе тиешсез вакытта хәмер белән сәүдә итүгә кагылышлы булса, икенчесе – этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү буенча. Димәк, безгә икенчесен сайлап алырга кирәк. Барысы да бик гади генә. Сайтта “Шәхси кабинет” булдырып, картада закон бозу урынын күрсәтәбез (“тәрәзәчек”тә адрес пәйда була), үзебез төшереп алган сәүдә объектлары фотосурәтләрен урнаштырабыз. Хәбәргә баш исеме куябыз һәм закон бозуның тәгаен генә нәрсәдән гыйбарәт булуын тәфсилләп тасвирлыйбыз. Хәбәрне урнаштыру кагыйдәләре һәм элемтәгә керү өчен мәгълүматлар җибәрү кадәресе белән килешәбез. Барысы да әзер. Хәзер хокук саклау органнарына фактларны тикшерергә генә кала. Тәгаен генә уңай нәтиҗәләргә ирешелгәндә, бу очраклар турында соңрак язачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International