Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әти-әниләргә, әби-бабайларга үзләренең балалары, оныкларын Кыш Бабай бүләге белән сөендерү мәсьәләсендә шактый гына баш ватарга туры килә. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге халык арасында “Яңа ел бүләкләре” дигән темага анкета чарасы үткәрде.
Чарада 60 кеше катнашты. Шулар арасыннан 4се татлы Яңа ел күчтәнәчләрен бөтенләй дә сатып алмауларын белдерде.
Бүләк сайлап алуда иң төп критерий турындагы сорауга респондентларның 38%ы – капчык эчендәге кәнфитләрнең сыйфаты, 31%ы - бәясе, дип җавап бирде, 7%ы – узгандагы тәҗрибәсенә таянуын, 12%ы – билгеле бер җитештерүченекенә өстенлек бирүен, тагын 12%ы дус-ишләре һәм таныш-белешләренең киңәшләренннән чыгып эш итүен күрсәтте.
Сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан 31%ының Россия җитештерүчеләренең (барыннан да бигрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара) татлы күчтәнәчләренә, 25%ының – чит илдән кертелгән Яңа ел җыелмаларына мөкиббән китүләре, 44%ына товарның кайсы җитештерүченеке икәне әһәмиятле булмавы ачыкланды.
Сүз уңаеннан, респондентлар арасыннан 62%ының якыннары өчен татлы күчтәнәчләрне кибетләрдән сатып алуы, 18%ының – Яңа ел бүләкләрен юнәтү өчен базарга, 13%ының – моның өчен күпләп һәм ваклап сату базарларына баруы, 7%ының бәгырь кисәкләренә бүләкләрне интернетның иксез-чиксез киңлекләреннән эзләве билгеләнүен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Шул ук вакытта сорашып-белешүдә катнашучыларның 43%ы Яңа елга бүләкләре сыйфатының начараймавын (шул ук дәрәҗәдә калуын) һәм хәтта берникадәр яхшыруын, дүрттән бер өлеше (25%ы) балалар өчен Яңа ел җыелмаларының сыйфаты начараюын, 32%ының бу сорауга җавап бирергә кыенсынуын күрсәтте.