Бизнеста уңышка ирешү һәм алга бару өчен даими рәвештә квалификацияне күтәрү кирәк. Һәр җитәкче хезмәткәрләрен үстерү һәм белемнәрен чарлау белән шөгыльләнмәгәндә эшнең акрынлап сүрелүен һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына зыян килүен яхшы аңлый. Шуны истә тотып, сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә. 14 декабрьдә «Меридиан» сәүдә объектларында әнә шундый семинар булды.
Әйтергә кирәк, күчмә семинарлар кыска гына вакыт эчендә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә һәм эшнең яңа – нәтиҗәлерәк баскычына күчүгә ярдәм итә.