Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты, дөресрәге, сыйфатлы булмавы турында гражданнардан гаризалар еш керә. Шуңа күрә кулланучыга әлеге хезмәтләр күрсәтүдән файдаланганда үз хокукларын белеп тору бик кирәк.
Эш башкаручы җиңел генә телдә һәм формада кулланучылар игътибарына, аларның үзләренә кирәклесен сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар җиткерергә тиеш. Кулланучы өстәмә рәвештә тәкъдим ителә торган җәмәгать туклануы продукциясенең төп куллану үзенчәлекләре һәм сыйфаты, шулай ук, коммерция сере булып тормаганда, аш-су әзерләүнең шартлары турында мәгълүматлар алуга да хокуклы.
Продукция һәм хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүматлар кулланучылар игътибарына меню, прейскурантлар аша яки мондый хезмәт күрсәтүләр өчен кабул ителгән башка ысуллар нигезендә рус телендә җиткерелә. Шул ук вакытта кулланучы залда, шулай ук хезмәт күрсәтү залыннан читтә дә мәгълүматлар белән танышу мөмкинлегенә ия булырга тиеш.
Эш башкаручы менюда (шәраб картасында) хәмер продукциясе атамасын, куллану савытындагы хәмер продукциясе күләмен һәм бәясен (эш башкаручы куллану савытында хәмер продукциясен тәкъдим иткән һәм саткан очракта) һәм (яки) хәмер продукциясе атамасын, күләмен һәм 1 литрдан артмаган порциясе (порция күләмен эш башкаручы билгели) бәясен күрсәтә.
Эш башкаручы заказ бирү теләге белән үзенә мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы кулланучыга яклар тарафыннан килештерелгән шартларда хезмәт күрсәтүгә бурычлы. Шул ук вакытта эш башкаручы хезмәт күрсәтү урыннарында кулланучылар өчен тәртип кагыйдәләрен (тәмәке тартуны, өске кием-салым белән йөрүне тыю һәм РФ законнарына каршы килмәгән башка кагыйдәләрне) мөстәкыйль билгеләүгә хокуклы.
Еш кына кайбер җәмәгать туклануы оешмалары ишегендә, керү сәбәбен аңлатмаган очракта, сак хезмәтенең бирегә кертмәү хокукына ия булуы турында белдерүләрне күрергә туры килә. Бу, үз чиратында кулланучыларның хокукларын чикли, чөнки җәмәгать туклануы оешмасы мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы кулланучыга үзенең хезмәтләрен күрсәтүгә бурычлы, шул ук вакытта шартлар барлык кешеләр өчен бертигез булырга тиеш. Шуның белән бергә, кулланучы кирәкле барлык мәгълүматларны алуга хокуклы, шул исәптән җәмәгать туклануы оешмасына үтү шартлары буенча да. Димәк, “сәбәпләрен аңлатмаган килеш” дигән сүз закон нормаларына каршы килә. Мәгълүматлар тулы булырга һәм кысу характерында булмаска тиеш.
Хезмәт күрсәтүгә алдан биреп куелган заказны үтәү сроклары санга сугылмаганда, кулланучы үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен сайлап алуга хокуклы: а) эш башкаручыга яңа срок билгеләү; б) күрсәтелә торган хезмәт бәясен киметүне таләп итү; в) хезмәт күрсәтү турында килешүне үтәүдән баш тарту.
Кулланучы күрсәтелгән хезмәттә кимчелекләр ачыклаган очракта, Кагыйдәләрнең 26 п. нигезендә, үз теләгенә карап, түбәндәгеләр арасыннан берсен таләп итүгә хокуклы: а) күрсәтелгән хезмәттә, җәмәгать туклануы оешмасы продукциясен кертеп, кимчелекләрне бушлай юкка чыгару; б) күрсәтелгән хезмәт бәясен киметү, җәмәгать туклануы оешмасы продукциясен кертеп; в) җәмәгать туклануы оешмасы продукциясен сыйфатлы итеп кабат әзерләү.
Әйтик, аш-суга чит-ят әйберләрнең (мәсәлән, чебен, пыяла) эләгүе ачыкланса, кулланучы тиешенчә үтәлмәгән хезмәт күрсәтү турында килешүдә күздә тотылган срокта (башкача әйткәндә, башта ук билгеләнгән срокта) ризыкны кабатттан, бу юлы инде сыйфатлы итеп бушка әзерләүне таләп итүгә хокуклы.
Ризык сыйфатсыз гына әзерләнгән очракта, Кагыйдәләрнең 26 пунктындагы 2 пунктчасы нигезендә, кулланучы күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны таләп итүгә хокуклы, җәмәгать туклануы продукциясен кертеп (мәсәлән, ризыкны җылытуны, суыту, өстәп тоз салу, кыздырып җиткерү, пешереп җиткерүне һ.б. таләп итүгә).
Моннан тыш кулланучы, әлеге килешүдә билгеләнгән срокта эш башкаручы тарафыннан күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләр юкка чыгарылмаса, хезмәт күрсәтү турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы. Кулланучының шулай ук, күрсәтелгән хезмәттә җитди кимчелекләр яки килешү шартларына туры килмәгән башка әйберләр ачыкланганда, хезмәт күрсәтү турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокукы бар.
Шуны истә тотарга кирәк: эш башкаручы фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын булдыруга бурычлы. Бу китап кулланучыга үзенең таләбе белән бирелергә тиеш. Кулланучыга эш башкаручыдан күрсәтелгән хезмәт өчен түләгәнлекне раслаучы документ (касса чегы һ.б.) алу шарт.
Хезмәт күрсәтүчегә претензияләрне язмача, ике нөсхәдә рәсмиләштерү хәерлерәк. Аның берсе, имза салдырып, эш башкаручыга тапшырыла (яки почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление һәм конверт эчендәге документлар исемлеге белән) җибәрелә).