2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Чистай - Түбән Кама автомобиль юлында «ВАЗ 211440» маркалы машинаның багажнигында этикеткалары, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаган, составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5әр литрлы 4 полимер савыт тапкан.
Продукция хуҗасы – Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче ир-ат үзе аңлатканча, полимер савытка тутырылган продукцияне ул Казанның тимер юл вокзалы тирәсендә таныш булмаган ниндидер кешеләрдән сатып алган.
Полиция хезмәткәрләре оператив чаралар нәтиҗәсендә 20 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗасыннан тартып алган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.