Факт, чыннан да, расланды

2017 елның 15 декабре, җомга

2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына И.Газизуллиннан авыл кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Арча районы, Гөберчәк авылы, М.Мәгъдиев урамы, 47нче йорт) законны санга сукмыйча хәмер продукциясен сатулары турында мөрәҗәгать керде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре хосусый эшмәкәр Галиева Алия Рөстәм кызына карата административ тикшерү үткәрде. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар, чыннан да, расланды: югарыда телгә алып үтелгән кибеттә тиешле лицензиядән, товарны озату документларыннан башка гына һәм ЕГАИСта теркәмичә генә алкогольле продукциянең сатылуы ачыкланды. Нәтиҗәдә 11 атамадагы барлыгы 58,025 литр күләмендә хәмер продукциясен законсыз әйләнештән алырга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International