Чүпрәле районында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2017 елның 15 декабре, җомга

2017 елның 13 декабрендә Чүпрәле районы Олы Чынлы авыл җирлегенең Олы Чынлы авылында гражданнарны күчмә кабул итү булып узды. Аны, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Т.М.Вәлиуллова катнашында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы, әйдәп баручы белгеч-эксперты  Г.Х.Йосыпова үткәрде.

Кабул итүнең буласы турында халыкка алдан ук районның җәмәгатьчелек урыннарында урнаштырылган белдерүләр, мәгълүмати стендлар аша хәбәр итеп куелган иде. Авыл халкы хәмер базары өлкәсе, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә иреште.

Чарага җыелган халык, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар сатып алганда, хезмәт күрсәтүләрдән (эш башкару) файдаланганда нинди хокукларга ия булуларын аңлату өчен, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары белән таныштырылды.

Азык-төлек товарларына ихтыяҗ һәрвакыт зур – аларны көн саен сатып алырга туры килә. Шуңа күрә авылда яшәүчеләр саклау шартлары бозылган, яраклылык срогы чыккан азык-төлек сатып алу очрагында үзләренең нинди хокукларга ия булулары белән кызыксынды. Территориаль орган белгечләре аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 5, 18 статьяларын аңлатты. Шулай ук кабул итүгә килүчеләр “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр хокукларын яклау турында” №294-ФЗ Федераль законга 30.07.2016 ел, № 27-ФЗ Федераль закон нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырылды. Чарага килгән халыкка аяк киеме сатып алганда кирәге чыгу ихтималы булган киңәшләр дә бирелде. Аяк киеменә, мех әйберләренә гарантия сроклары тиешле сезон (кыш, яз, җәй, көз) башыннан исәпләнелә, дип аңлатылды.

Гражданнарны кабул итү җылы әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә килеп чыгу ихтималы булган конкрет мисалларда кулланучылар хокуклары аңлатылды, гражданнарның теге яки бу мәсьәләләрен хәл кылу буенча киңәшләр бирелде.

Гражданнарның барлык сорауларына гамәлдәге законнар нигезендә тулы җаваплар бирелде.

Авыл халкына көн кадагына суга торган темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм  «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International