2017 елның 18 декабрендә “Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы, Совхоз урамы, 5 й.) шул рәвешле тупланган китапларны, кулланучылар хокукларын яклау турында закон урын алган брошюра, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетларны тапшыру тантанасы булды.
Корноухово интернат-йорты үз-үзен йөртүгә сәләтен өлешчә яки тулысынча югалту аркасында тормыштагы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен читләрнең даими каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтә.
Интернат-йорт директоры Яңа елга әнә шундый бүләк әзерләгән өчен безгә җылы рәхмәтләрен ирештерде.