Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча мәгълүмати материаллар даими рәвештә төрле темалар буенча тулыландырылып килә. Менә әле күптән түгел генә “Кулланучының мәгълүмат алуга хокуклары”, “Төзелеш материаллары сатып алганда кулланучы хокуклары”, “Транспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау кагыйдәләре” дигән һ.б. буклетлар дөнья күрде.
Бу юлы “аңлату марафоны” Казан шәһәренең Павлюхин һәм Назарбаев урамнарында үткәрелде.
“Кулланучылар хокукларын санга сукмауны күрми, аңа карата чара күрми калырга ярамый. Россия законнарын, беренче чиратта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын белү безнең һәркайсыбызга әлеге өлкәдә акны-карадан аеру, гомумән, килеп туган күп кенә проблемалардан чыгу юлын табу мөмкинлеге бирәчәк” - дип, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кибетләр һәм сәүдә үзәкләренә “аңлату сәфәрләрен” дәвам итә.