Казан шәһәренең 7нче гимназиясе укучысына – I дәрәҗә диплом

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

 2017 елның 18 декабрендә Казан шәһәренең Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиясендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага олимпиада призерын бүләкләү тантанасы булды.

Республикабызның төрле почмакларыннан  4000нән артыграк, шул исәптән Казаннан –  459 укучы олимпиадада катнашырга теләк белдергән иде.

Олимпиаданың 3 этапта үткәрелгәнлеген дә әйтеп узарга кирәк. Беренче этабы дистанция ысулы белән, электрон рәвештә тест үтәү формасында уздырылды. Беренче этап йомгаклары буенча Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 595 укучы (Казаннан –  48 бала) икенче этапка узды.

Өченче, соңгы этапка бөтен республика күләменнән 65 укучы, шул исәптән Казаннан – 11 егет-кыз кертелде.

Өченче этапның барлык конкурс процедуралары йомгаклары буенча 7нче гимназиянең 9 «Б» сыйныфы укучысы Полина Викторова  10-11 сыйныфлар укучылары арасында олимпиада призерына әйләнде. Ул кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бик яхшы белемнәргә һәм күнекмәләргә ия булуын күрсәтте.  Шуңа күрә жюри бертавыштан уңган-булган кызны 1 дәрәҗә ДИПЛОМ белән бүләкләү турында карар кабул итте.

Казан территориаль органы начальнигы  М.И. Егорова олимпиада призерына тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

М.И. Егорова яшь җиңүчене уңышлары белән котлады, шулай ук укучыларны олимпиадада әзерләүдә актив катнашкан мәктәп җитәкчелегенә эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде.

Котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International