Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында оешмалар исеменә күп кенә сораулар һәм теләк-тәкъдимнәр җиткерелде. Территориаль орган белгечләре чарага җыелган халыкка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге һәм бурычлары белән таныштырды.
Хезмәткәрләребез куллану базарында катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты, товарны ничек итеп дөрес сайларга һәм үз хокукларыны ничек якларга икәнлегенә өйрәтте.
Кулланучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4,5,18,20,21,25 статьялары нигезендә үзләренең сорауларына җаваплар тапты. Сораулар асылда сыйфатсыз товарларга; кимчелекле ишек-тәрәзәләр кую; товарлар, гарантия сроклары һәм товарның яраклылык сроклары турында мөһим мәгълүматлар күрстелмәүгә кагылышлы булды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә куллану базары өлкәсендә күп кенә сорауларга җавап табу мөмкинлеге биргән мәгълүмати брошюралар өләшенде.
Очрашуга җыелган халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләрне (эшләр башкару) сыйфатсыз күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде, хезмәткәрләребезнең мондый мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итүгә һәрвакыт әзер торуы искәртелде.