Чаллы шәһәре һәм Мамадыш районы мәктәпләренең иң яхшы укучыларын бүләкләү

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

19 һәм 20 декабрьдә Чаллы шәһәре һәм Мамадыш районы мәктәпләре укучыларын – “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада призерларын бүләкләү тантанасы булып узды. Чаллы территориаль органы белгечләре олимпиада призерларына тантаналы шартларда дипломнар, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган грамоталар, исемле кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чаллы шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 «А» сыйныфы укучысы Алсу Каюмованы, Мамадыш шәһәренең академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицее 9 «Б» сыйныфы укучысы Фәрит Фазлыев, Мамадыш районы Урта Кирмән урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Руслан Закировны җиңү белән котлыйбыз! Аларга Яңа ел алдыннан алга таба да  укуларында зур уңышларга, алга куелган максатларына ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International