Сыра сатуда закон бозалар

2017 елның 22 декабре, җомга

2017 елның 12 декабрендәТатарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объектларында алкогольле продукцияны ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәүгә мониторинг үткәрү барышында Чистай шәһәренең бер барында (Циолковский урамында урнашкан) 22 сәгать 03 минутта савытын ачмаган килеш сыра сату фактын билгеләде.

Барда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрнең алкогольле продукцияне сату шартларын чикләүне тәэмин итмәве (җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хәмер продукциясе барменның яки официантның хәмер шешәсе савытын ачып бирүе шартларында гына сатылырга тиеш) һәм шул рәвешле “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында”  22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозуы билгеләнде.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә карап тикшерүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International