Татарстан Республикасы Тәтеш районыннан республика олимпиадасы призерларын бүләкләү

2017 елның 22 декабре, җомга

2017 елның 21 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты ТР Тәтеш районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләде.

Бүләкләү тантанасында мәктәп директоры Р.И.Шагаев, «Авангард» газетасы редакторы урынбасары М.М.Ибәтуллина катнашты.

Тәтеш районы мәктәпләре, аеруча Олы Тархан  урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары олимпиадада 2015 елдан бирле бик актив катнашып килә. Быел республика күләмендәге олимпиада инде бишенче тапкыр үткәрелде. Шул ук вакытта Олы Тархан мәктәбе укучылары өч ел рәттән дипломнар белән бүләкләнә һәм билгеле бер номинацияләрдә җиңүгә ирешә.

Мәктәп директоры үзенең кереш сүзендә җиңүчеләрне эчкерсез җылы сүзләр белән котлап үтте. Ул шулай ук  олимпиадага бик җаваплы төстә әзерләнүләрен искәртте. Олимпиада призерлары мәктәп линейкасында музык аһәңнәре астында тантаналы шартларда бүләкләнде.

“Куллану белеме нигезләрен үзләштерүдәге уңышлары өчен” номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Саймуллина Екатерина призерга әйләнде. Уңган кыз грамота, смартфон һәм китап белән бүләкләнде.

Ә инде 11 нче сыйныф укучысы Вахитова Алсуга “Куллану белемнәрен үзләштерүдә активлык һәм максатка омтылышлылык өчен” номинациясендә уңышка ирешкән өчен грамота, смартфон һәм китап тапшырылды.

Мәктәп директоры Р.И.Шагаев исә Рәхмәт хаты һәм китап белән бүләкләнде.

Шулай ук Казан шәһәрендә үткән өченче этапта катнашып, тест үткән, кроссвордлар чишкән, әмма йомгаклау әңгәмәсендә генә берникадәр сынатып, кирәкле күләмдә баллар җыя алмаган 9 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллин Булат,  Полуэктов Данил ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең грамотасына лаек булды.

Тәтеш районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында актив катнашкан өчен икенче ел рәттән  бүләкләнде.

Территориаль орган белгечләре укучылар белән саубуллашыр алдыннан әйбәт укырга һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашырга киңәш итте.

Тантаналы чарага җыелган укучы һәм укытучыларның барчасына кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International