Телефон шатлыгы озакка бармаган

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Очсызлы товарга кызыгып алданган чакларыбыз аз түгел. Әнә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым да  13500 сумга  I-phone 6 телефонын күреп, аны чын мәгънәсендә язмыш бүләге итеп кабул иткән.  Ә инде товарга гарантия срогының нибары 15 көн икәне, товарны озату документларының, рус телендә язылган техник документларының булмавы телефонны күреп ах иткән ханымны бөтенләй кызыксындырмаган. Әмма “текә” I-phone 6 ике ай эшләүгә үк “катып калган”: анда Apple логотибыннан гайре берни күреп тә, ишетеп тә, аның аша сөйләшеп тә булмый башлаган. Кулланучы нишләсен, сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Тик анда телефонны төзәтеп булмавы турында әйтеп, ханымны шок халәтендә калдырганнар. Шуннан кулланучыбыз  Apple компаниясенең “кайнар линиясе”нә шалтыратып, әлеге I-PHONE 6 телефонының бөтенләй башка кеше исемендә булганлыгын ачыклаган.  Шулай итеп, телефон сатып алу шатлыгына нокта куелган.

Ләкин кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сыйфатсыз кәрәзле телефон өчен түләнгән акчасын кире кайтаруга ярдәм итү турында язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә үзендә көч тапкан.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре  I-phone 6 телефонын саткан фирма җитәкчелегенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 статьясын аңлатып, хат җибәрде. Әлеге статьяда болай диелгән: сатучы кулланучыга, үзенә кирәклесен сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында җиткерергә тиеш.  Шулай ук фирма җитәкчелегенә  РФ КоАП  14.8 статьясы да аңлатып үтелде (кулланучының сатудагы товар, аның җитештерүчесе, сатучы, эш башкаручы һәм аларың эш режимы  турында кирәкле һәм дөрес материаллар алуга хокукын бозу вазыйфаи затларга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр; юридик затларга – биш мең сумнан ун мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә).

Белгечләребез тарафынан башкарылган эш нәтиҗәсендә кулланучыга  13500 сум күләмендә түләнгән акчасы кире кайтарып бирелде. Әле тагын I-phone 6 телефоннарын сатучы фирма җитәкчелеге компенсация сыйфатында ханымга Яңа ел күчтәнәчен дә тапшырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре техник яктан катлаулы кыйммәтле товарлар сатып алганда уяурак булырга, товарны сумкага шудырганчы, иң элек озату документларының барысын да өйрәнергә, фәкать сыналган җитештерүчеләр һәм сатучыларга гына ышанырга киңәш итә.

Сатып алынган товарларыгыз фәкать шатлык-куанычлар гына китерсен, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International