Легаль булмаган 50 литр хәмердән колак кагу

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Алексеевск бистәсе –  Высокий Колок авылы автомобиль юлында, Базарлы Матак авылыннан чыкканда, «ГАЗель» маркалы автомобиль багажын тикшергәндә составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган, һәркайсы 5әр литрлы 10 пластик савытка тап булган. Савытларның этикеткасыз булуы, товарның маркировкасы күрсәтелмәве ачыкланган. Полиция хезмәткәрләренә товарны озату документларын күрсәтүче дә табылмаган. Продукция хуҗасы – Казанда яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында сыешлыкларга аракы тутырылганлыгын, аны Түбән һәм Югары Әлки авыллары арасындагы юл читендә 5 литрлы бер савытын 500әр сумнан сатып алганлыгын бәян иткән.

Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре оператив чаралар нәтиҗәсендә 50 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗасыннан тартып алган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International