Иртәнге аш янына – аперитив?

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында инде менә берничә ел дәвамында кибетләрдә 22дән 10 сәгатькәчә хәмер продукциясен сатуның тыелуы гамәлдә булып килүгә карамастан, намусын җуйган кайбер сатучылар “яшел елан”ны барыбер төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә сату ягын каера.

Агымдагы елның 20 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Чүпрәле районының Татар Саплыгы авылында иртәнге 9да «Степной Ветер» аперитивын сатып җибәрү фактын ачыклады.

Хәзер лицензиатка –  юридик затка карата да, хәмер сатканда гамәлдәге законны үтәүне тәэмин итмәгән вазыйфаи затка карата да административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International