ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕНӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН, ИМЕШ...

2017 елның 29 декабре, җомга

2017 елның 25 декабрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлегеннән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Зеленодол шәһәрендә яшәүче бер ир-атка карата материал алынды. Баксаң, аның гаражында ялган икәнлеге әллә кайдан ук күренеп торган маркалар белән тамгаланган барлыгы  301,2 литр күләмендә 506 шешә суррогат хәмер табылган. Фальсификатның гомуми бәясенең  157190 сум тәшкил иткәнлеге ачыкланган.

Хәмер хуҗасы үзе аңлатканча, ул 2017 елның 10 ноябрендә Чиләбедән Зеленодолга кайтканда (командировкадан), рациядән арзанлы хәмер сатылу турында ишетеп алган (сатучы Миасс шәһәреннән чама белән 20 чакрым узгач юл кырыенда тукталган). Очсызлы товарны нигә әле кулдан ычкындырырга? Өстәвенә озакламый бәйрәм дә җитә, дип, товарны ул ике дә уйламыйча сатып алган. Ә инде хәмернең легальме-юкмы, сыйфатлымы-юкмы икәнлеге турында уйлап та карамаган.

Хәзерге вакытта әлеге ир-атка карата РФ КоАП15.12 статьясындагы 4 өлешендә күздә тотылган хокук бозу билгеләре буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International