Яңа ел “кармагы”

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре яңа елның беренче көннәрендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларны “кармак”ка эләктерде. Шулай итеп:

- Түбән Кама ш. (4 очрак) һәм Зәй шәһәре  сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакытын чикләүне санга сукмауның 5 очрагы билгеләнде:

- Түбән Кама ш. җәмәгать транспортының тукталыш пунктында урнашкан кибеттә сыра сатуның 1 очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә  32 литрдан артыграк сыра легаль булмаган әйләнештән алынды.

Моннан тыш территориаль органга Түбән Кама шәһәре эчке эшләр идарәсеннән Чаллы шәһәрендә яшәүче С.дигән гражданинга ( 100 мл сыешлы савытларда медицина спиртын ташыган) карата материал алынды. Әлеге гражданинның «ГАЗель» маркалы автомобиле Түбән Кама шәһәренең Вокзал урамында «Фактория» базасы тирәсендә туктатып тикшерелгән.  Нәтиҗәдә 7570 савыт (757 литр) спирт легаль булмаган әйләнештән алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International