Төзәтмәсәгез, акчасын бирегез!

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым, инде җәен үк Чаллы шәһәре автосалоннарыннан берсендә сыйфатсыз автомобиль сатып алырга туры килгәч, әнә шундый таләп куймакчы булган.

“Сатып алынган автомобильдәге кимчелекләрне юкка чыгару турындагы мәсьәләне башта берничә тапкыр телдән генә хәл итеп карарга маташтым. Әмма  гозерләрем һавада эленеп калгач, язмача претензия белән мөрәҗәгать иттем. Ләкин мине борчыган мәсьәләнең әлегәчә хәл ителгәне юк. Сатучыдан,  машинаны авыру әтиемне Казанга дәвалануга йөртү өчен махсус сатып алдым бит, дип ялварсам да... Ни кызганыч, шушы ярты ел эчендә нерв күзәнәкләрен какшату гына түгел, сөекле әтиемне дә югалттым..” - дип, Яңа елдан соң ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына күз яшьләренә буыла-буыла мөрәҗәгать итте кулланучыбыз. Ханым белгечләребезгә судка дәгъва гаризасын төзүгә ярдәм итү үтенечен ирештерде. 

Кулланучыга район судына дәгъва гаризасын язуда ярдәм ителде. Әлеге мәсьәләнең кулланучы файдасына хәл ителәсенә өметләнеп калабыз. Ни дисәк тә, РФ Законы кулланучылар хокуклары сагында тора бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International