Чарага җыелган халыкны асылда кулланучылар хокукларын яклау турында законга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды, аерым алганда, сатып алганнан соң бер атна чамасы узуга ук товар сафтан чыккан очракта нишләргә; товарны алыштырганда, аның гарантия срогы озайтылу-озайтылмавы һәм яңадан башлану-башланмавы; бәясенең бер өлеше алдан түләп куелган товарны китерү сроклары санга сугылмаганда, нишләргә, дигәнрәк сорауларга һ.б. җаваплар ирештерелде. Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килгән иде. Аларны алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындырды.
Чарада катнашучыларның барчасына кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары таратылды.
Чара азагында кабул итүгә килгән гражданнар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен, кулланучылар хокукларын яклау туында законны аңлату нигезендә, семинар-уку үткәрелде.
Чара йомгаклары буенча һич икеләнмичә, халык белән очрашу бик нәтиҗәле һәм ике як өчен дә файдалы узды, дигән нәтиҗә чыгарырга була.