Әтнә районы күп функцияле үзәгендә халыкка консультацияләр бирү

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 12 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Күп функцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Әтнә районындагы филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирде.

Чара барышында кимчелекле товарларны, сыйфатсыз товарларны (парфюмерия-косметика әйберләрен һәм бизәү материалларын) кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү һәм күчемсез милек белән арыш-биреш мәсьәләләре каралды.  Кулланучыларга азык-төлек товарларын сатуга карата куела торган закон таләпләре, куллану базарын җайга салучы норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде. Шулай ук “Халык контроле” сисемасының ни рәвешле эшләвенә кагылып үтелде.

Күчмә чара барышында товарларда (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында белешмәлекләр һәм территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар өләшенде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International