Халыкның куллану белемнәрен үстерү

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

 2018 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесенең Теләче районындагы филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул итү үткәрде.

Шулай итеп, гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде. Моннан тыш “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

 Иң элек сыйфатсыз товарлар сатып алырга туры килгәндә кулланучылар хокуклары игътибар үзәгенә алынды, шулай ук формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре яктыртылды. Кулланучыларыбызның көндәлек тормышында еш очрый торган хәлләр каралды.

Кыска гына вакыт эчендә кулланучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук “Халык контроле” мәгълүмат системасы турында мәгълүматлар ирештерелде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тиешле мәгълүматлардан гыйбарәт булган матбугат продукциясе, шулай ук алга таба консультацияләр алу өчен кирәкле адреслар һәм телефон номерлары урын алган визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International