Ташламалы бәяләр тылсымы

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел һәм Раштуа  алдыннан үткәрелә торган төрле “распродажа”лар арзанрак бәядән бүләкләр һәм бәйрәмгә кием-салым сатып алу мөмкинлеге бирә.  Әйе, сатучы товарын тизрәк сатып җибәрү өчен төрле ысуллар куллана. Болар – товарны акция буенча, ташлама белән сату яки “распродажа” оештыру. Асылда акция һәм “распродажа”лар – яңа товар кайтару алдыннан сезонлы товарлардан котылу ул. Кибетләр, киштәләрдә тузан җыеп яткырмас өчен, үзләренең сыйфатлы, браксыз товарлары бәясен төшерә.

Әнә шундый акцияләрнең чираттагысыннан соң Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына акция буенча кием сатып алган бер ханым мөрәҗәгать итте. Өенә кайткач киеп караганнан соң, яңа киеменең тегелешен ошатмаган ул. Юридик яктан акны-карадан аера белгән бу ханым, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992  ел, №2300-I РФ Законының 25 статьясы нигезендә, сатучыга товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Гозерен җиткергәндә, үзенә яраклы товарның булмавы сәбәпле,  кулланучы товарга түләнгән акчасын өч көн эчендә кире кайтару таләбен куйган.

Хәйләкәр, әмма наданрак сатучы, янәсе, акция буенча сатып алынган товарны башкасына алыштырып һәм кире кайтарып булмый, дип, кулланучының башын катыра башлаган.

Билгеләнгән акция (ташлама) – хуҗалык итүче субъектның (сатучы) хокукы. Тик ул  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992  ел, №2300-I РФ Законы (алга таба – РФ Законы) нигезендә расланган кулланучы хокукларына берничек тә йогынты ясый алмый.

Акция (ташлама) буенча сыйфатлы товар сатып алганда кулланучы хокуклары

Кулланучыга сыйфатлы товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан очракта, кулланучы РФ Законының 25 статьясы нигезендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, сатып алу көнен санамыйча, 14 көн эчендә башкасына алыштыруга хокуклы.

“Распродажа”да сатып алынган товарларны кире кайтару һәм алыштыруга закон нигезендә бернинди дә чикләүләр юк. Шуңа күрә акция буенча сатып алынган товар сезне теге яки бу сәбәптән канәгатьләндермәсә, бу товарны кыю төстә киредән кибеткә алып килергә була.

Әмма кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган очракта гына азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, шул исәптән акция (ташлама) буенча сатып алынган товарны, башкасына алыштырырга мөмкин. Моннан тыш товар чегы яки касса чегына яисә товар өчен түләгәнлекне раслаган башка документка ия булу кирәк. Ләкин  товар чегы яки касса чегына яисә товар өчен түләгәнлекне раслаган башка документка ия булмавы кулланучыны шаһитлар күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Сатучыга мөрәҗәгать ителгән көнне сатуда шундый ук товар булмаганда, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм әлеге товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы.  Кулланучының әлеге товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе товар кире кайтарылганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Кулланучы белән сатучы арасында үзара килешенү нигезендә, шундый ук товар сатуда пәйда булгач товарны алыштыру күздә тотылырга мөмкин. Сатучы шундый ук товарның сатуга алынуы турында кулланучыга кичекмәстән хәбәр итүгә бурычлы.

Шуны да игътибарыгызга җиткерәсебез килә: алыштырып яки кире кайтарып булмый торган сыйфатлы товарлар (шул исәптән акция (ташлама) буенча да сатыла торган) товарлар бар. Әлеге товарлар “Кире кайтару яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган,  азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген раслау турында” 19.01.1998 ел, №55 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба – №55 Хөкүмәт карары) белән расланган исемлектә теркәлгән.

ИГЪТИБАР! Акция буенча сатыла торган сыйфатлы товар, акциясез генә, ягъни гадәттәгечә сатыла торган шундый ук товарлар кебек үк, кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш.  Ә инде акция буенча сатып алынган товарга “бүләк” кушып бирелсә (бонус рәвешендә), төп товарга карата куела торган таләпләр әлеге бонуска кагылмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International