Сораулар арасында азык-төлек булмаган товарларда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар хокуклары; сатып алынган продукцияне кире кайтару шартлары һәм сәбәпләре; товарларның бәясе буенча кулланучыларны аптырашта калдыруга бәйле сораулар булды.
Чарада катнашкан барча кешегә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән белешмәлекләр таратылды.
Хәер, зурлар гына түгел, яшь буын вәкилләре дә көн кадагына суккан сорауларга тулы җаваплар ишетүгә иреште. Актаныш авылында №1 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары белән “Кулланучылар хокукларын яклауда иң гади әйберләр” ( «Азы защиты прав потребителей») дигән темага укыту-өйрәтү характерындагы дәрес үткәрелде. Яшь кулланучыларга, үткән материалны ныграк үзләштерү өчен, “Сорау – җавап” рәвешендәге уен тәкъдим ителде. Балалар ике командага бүленеп, үзләренә бирелгән сораулар буенча кызып-кызып фикер алышты. Уен дустанә рухта, бик күңелле узды. Җиңүчеләргә “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасы логотибы сурәтләнгән куен дәфтәрләре һәм каләмнәр бүләк ителде.