Үз хокукларыңны яклау – җиңел эш түгел

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Стоматология – медицина ярдәме күрсәтүнең иң киң таралган төре. Әмма күпләребезгә еш кына начар, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәттән зарланырга туры килгәли. Медицина хезмәтләрен күрсәткәндә иң киң таралган бозулар: хезмәт күрсәтүне башкаручы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында дөрес мәгълүмат бирмәү, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзегәндә кулланучылар хокукларын бозу, килешүгә кулланучылар хокукларын кыскан шартлар кертү, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү.

Дөреслекне һәркем үзенчә эзли: кемдер – башта клиника администрациясенә,  кемдер шундук эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итә.

 Әнә Мамадыш шәһәрендә яшәүче бер ханым да гыйнвар аенда Чаллы территориаль органына сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәткә моң-зарын белдереп мөрәҗәгать итте. Ханым тешен дәвалаган стоматология клиникасы эшеннән зарланды. Клиникага мөрәҗәгать иткәннән соң узган өч ай дәвамында тешләрендәге пломбалары кубып төшкәч, ул янә шушы проблемасы белән табиблар янына килергә мәҗбүр булган. Әмма тешкә пломба куйдыртуга гарантиянең 6 ай тәшкил итүенә карамастан, аның гозерен үтәүдән баш тартканнар.

Медицина хезмәте күрсәтү кулланучыбызга  5000 сумга төшкән. Әмма клиника сыйфатсыз эше өчен түләнгән акчаны кире кайтарудан баш тарткан. Шунда инде ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган.

Территориаль орган белгече килешүне өзү һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтү өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе белән претензия хатын язды. Претензия тапшырылганнан соң стоматология клиникасы җитәкчесе кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International