“Кулланучы хокукларын урында беләбез” мәгълүмати-аңлату акциясе дәвам иттерелә

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Халыкны кулланучы хокуклары белән таныштыру буенча мәгълүмати-аңлату эше шул исәптән үз хокукларыңны мөстәкыйль өйрәнүне дә күздә тота. Шулай итеп, мәсьәләне тагы да тәфсилләбрәк өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре, “Кулланучы хокуклары турында урында беләбез” дигән акцияне дәвам иттереп, 16 гыйнвар көнне   сәүдә ноктасының сатып алучылары өчен аңлату эше уздыру максатыннан, “Казан 3 нче икмәк заводы” АҖнең фирма кибетләреннән берсендә булып кайтты.

Шулай итеп, хәзер сатып алучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан, сыйфатсыз товар сатып алганда кулланучы хокукларыннан алып, претензияләр һәм дәгъва гаризалары язу буенча квалификацияле киңәшләргә кадәр, төрле темалар буенча эшләнгән тематик буклетларны кулга төшереп, аларны яхшылап өйрәнү мөмкинлеге ачылды.

2018 елга аяк басканчы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 44кә якын кибеттә һәм товарларны ваклап сату нокталарында булып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган  1000 данәдән артыграк буклет таратырга өлгерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International