Әй, карусель-карусель!

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Нефтьчеләр балаларны чираттагы Яңа ел бүләге белән куандырды: Әлмәт шәһәрендәге берничә мәйданчыкка балалар өчен бушлай аттракционнар урнаштырылды. Шулай итеп, кышкы каникул көннәрендә шәһәребез балалары һәм нефтьчеләр башкаласына килгән кунаклар бушлай карусельләрдә, могҗиза-таучыклар, искитмәле яңа шугалакта рәхәтләнеп күңел ачты.

Шулай ук сабыйларын тау шуарга, йә булмаса карусельдә әйләндерергә алып килгән зурларның – ата-аналарның да вакыты бушка узмады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучы буларак, халыкның аң-белемнәрен үстерү өчен, чираттагы рейд уздырды. Шулай итеп, сабыйлары белән мәйданчыкка килгән ата-аналарга бик күп басма продукция:  кулланучылар хокукларын яклау буенча уннан артыграк темага эшләнгән кулланучы белешмәлекләре, буклетлар, шулай ук элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматлар таратылды. Алар бик зур активлык күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган темалар буенча күз явын алып торган буклетларны сайлап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International