Чара барышында товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында мәсьәләләр: сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очрагында гамәлләр тәртибе; сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру һ.б. мәсьәләләре яктыртылды. Кулланучыларга товарлар яки хезмәт күрсәтүләрне көчләп такканда нишләргә, килешүләр төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, кулланучы хокуклары санга сугылмаганда кая мөрәҗәгать итәргә, дигән сорауларга җавап йөзеннән киңәш-табышлар бирелде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар өләшенде. Моннан тыш гражданнарыбызга “Халык контроле” системасы турында мәгълүматлар ирештерелде.