Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына яшь кенә бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, хатынына Алабуга шәһәрендәге кәрәзле элемтә салоннарыннан берсендә алынган смартфон бүләк иткәнлеген хәбәр итте. Телефон зур гына суммага кредит килешүен төзү нигезендә юнәтелгән. Билгеле бер сәбәпләр аркасында ул икенче көнне үк смартфон сатып алынган сәүдә объектына барып, сату-алу килешүен өзү һәм түләнгән акчасын кире кайтару таләбен куйган.
Әмма кәрәзле элемтә салоны хезмәткәрләре, 19.01.1998 ел, №55 РФ Хөкүмәте карары белән расланган Кире кайтару яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган, тиешенчә сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә таянып, аның үтенечен канәгатьләндерүдән баш тарткан.
Югарыда күрсәтеп үтелгән товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелгәнлектән, фәкать кимчелекләре ачыкланган очракта гына кире кайтарыла яки башкасына алыштырыла ала, дип аңлатылган.
Бу очракта кем хаклы соң?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы нигезендә, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм, кулланучыга мондый товар тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә, бу товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә, яки шундый ук маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга яисә, сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру таләбен куюга хокуклы. Әлеге срок чыкканнан соң бу таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
товарда җитди кимчелек ачыкланганда;
бу Законда билгеләнгән товардагы кимчелекләрне юкка чыгару сроклары санга сугылмаганда;
төрле кимчелекләрен берничә тапкыр юкка чыгару аркасында, товарны гарантия срогының һәр елы дәвамында җәмгысе утыз көннән артыграк кулланып булмаганда.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып фикер йөрткәндә, сатучыга мөрәҗәгать иткәндә кулланучы хокуклары бозылмаганлыгын бик ачык аңларга була.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре техник яктан катлаулы кыйммәтле товарлар сатып алганда уйлабрак, саграк эш итәргә киңәш итә.