Кукмара районы Зур Кукмара авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 гыйнварында Кукмара районы Зур Кукмара авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, хәмер продукциясен сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча семинар-уку үткәрелде.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм килеп туган төрле хәлләрне хәл кылу юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган  Кире кайтару яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә таянып аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International