2018 елның 18 гыйнварында Арча муниципаль районы Кәче авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы кабул итү булып узды. Бу хакта авылның җәмәгать урыннарындагы мәгълүмати стендларда урнаштырылган белдерүләр аша халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Кабул итүгә асылда шушы авыл халкы килде. Аларның сораулары башлыча сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды.
Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина алып барды. Чарага 7 кеше килде. Аларны көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарлар, сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алганда, кулланучы буларак, хокуклары, гарантия ремонтын үткәрү сроклары, сыйфатлы товар сатып алу максатыннан, кирәкле мәгълүматларның күрсәтелү зарурилыгы турында мәсьәләләр кызыксындырды. Суд тәҗрибәсеннән мисаллар китереп үтелде. Кабул итүгә килүчеләрнең һәммәсенә тәфсилле, тулы җаваплар бирелде. Шулай ук “Халык контроле” темасына кагылып үтелде, бүлектә теркәлү, аннан файдалану кагыйдәләре һәм закон бозу турында хәбәр урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләп үтелде.
Кабул итү барышында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүматлар урын алган буклетлар, шулай ук «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.