Бәйрәм алдыннан – тынычлык, бәйрәмнән соң – мәхшәр!

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 9 эш көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 100дән артыграк гражданин мөрәҗәгать итте. Моңа гаҗәпләнәсе юк: һәр кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә үзенә бирелгән хокукларын яклауга хокуклы.

Мөрәҗәгатьләр арасында иң еш очрый торган сорауларга тукталып үтик.


1нче сорау:

Килеп туган түбәндәге хәлләрдә нәрсә эшләргә икәнен аңлатып бирсәгезче. 2018 елның 4 гыйнварында G***s кибетеннән куртка сатып алдым. Бәя белешмәлегендәге товар бәясе болай күрсәтелгән иде: 13490 - 50% =6745 сум (2017 елның 20 декабрендә куелган бәя). Кассага түләгәндә, бу  нишләптер  7690 сумга әйләнеп куйды. Ни өчен соң кассадагы бәя бәя белешмәлегендә күрсәтелгәннән аерыла, дигән сорауга, сатучы табличкага төртеп күрсәтте. Ә анда: “Гафу үтенәбез: кибеттә яңадан хисаплау бара: белешмәлектәге бәя кассадагы бәягә туры килмәскә мөмкин”, дип язылган иде. Бу очракта сатучы хаклымы, һәм товар сатып алганнан соң берничә көн узганнан соң бәя белешмәлеге белән чектагы бәя аермасын кире кайтару үтенече белән претензия язарга мөмкинме?

 

Җавап:

 

Сатучы хаклы түгел. Кулланучы бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән товар өчен түләүгә хокуклы. Сатучыга, түләнгән акчагызның бер өлешен кире кайтару таләбе белән, рәсми төстә язмача гариза язып тапшырырга киңәш итәбез. Претензиягә чек күчермәсен һәм бәя белешмәлеген кушып бирергә онытмагыз. Претензияләр үрнәкләре белән Чаллы территориаль органында һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында танышырга була.  Кибет претензия хатына җавап бирмәсә, территориаль орган белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

2 нче сорау:

 

Сантехника бүлегеннән смеситель сатып алдым. Нәзек торбалары да комплектка кергән. Инструкциясе нигезендә, әлеге смеситель 50 см озынлыктагы торбачыклар белән сатылырга тиеш, ә мин сатып алган комплектта аларның озынлыгы нигәдер 40 см гына булып чыкты. Шул ук вакытта сатучы минем ризасызлыгыма каршы болай дип җавап бирде: “Бу смеситель белән бер комплекттагы  әлеге торбачыклар җитештерүче-заводтан  җибәрелде. Монда безнең гаеп юк. Башка озынлыктагы торбачыклар кирәк икән, рәхим итеп сатып алыгыз, алар безнең кибеттә бар”. Бу очракта кибет хезмәткәре хаклымы? Ә миңа үз хокукымны ничек расларга?

 

Җавап:

 

Сатучы бу очракта хаклы түгел. Сезгә 50 см озынлыктагы торбачыклар бирергә тиешләр. Хосусый эшмәкәргә язмача претензия белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Ул претензиягезне канәгатьләндерүдән баш тартса, Чаллы территориаль органына килегез – мәсьәләне бергәләшеп хәл итәрбез.

RS: Кулланучы язмача гариза белән территориаль органга мөрәҗәгать итте. Белгечләребез, куллану базары өлкәсендә гамәлдәге законны аңлату максатыннан профилактика чарасы үткәрү өчен, сәүдә ноктасына барды. Хосусый эшмәкәр белән үткәрелгән эш нәтиҗәсендә торбачыкларны алыштыру карарына киленде.

 

3 нче сорау сорау:

 

Аяк киеме сатып алдым. Чегына, гарантия срогы – 30 көн, дип язылган.
45 көннән соң табаны ярылды.  Миңа хәзер нишләргә? Гарантия срогы чыкканнан соң сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчамны  кире кайтаруларын таләп итә аламмы?

 

Җавап:

 

Гарантия срогы тәмамланганнан соң аяк киеменең проблема китереп чыгаруына борчылырга кирәкми. Бу очракта сезгә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 19 статьясындагы 5 пунктына таянырга кирәк. Килешүдә күздә тотылган гарантия срогы ике елдан кимрәк тәшкил итеп, кулланучы товардагы кимчелекләрне гарантия срогы чыкканнан соң, әмма ике ел эчендә ачыклаган очракларда, товардагы кимчелекләрнең кулланучыга тапшырганчы яки моңа кадәр килеп чыккан башка сәбәпләр аркасында килеп чыкканлыгын раслый алса, кулланучы сатучыга бу Законның 18 статьясында күздә тотылган таләпләрне куюга хокуклы.

Безнең белешмә. 18 статья кулланучыга түбәндәге таләпләрнең берсен сайлап алу мөмкинлеге бирә:

- шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикул) товарга алыштыруны таләп итү;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы  (модель һәм (яки) артикул) шундый ук товарга алыштыруны таләп итү;

- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итү;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны юкка чыгаруга тотылган чыгымнарны каплауны таләп итү;

- сату-алу килешүеннән баш тарту һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итү һәм сатучы таләбе белән кимчелекле товарны кире кайтару.
Моннан тыш территориаль органга гражданнардан 11 язмача мөрәҗәгать керде. Барлык гаризалар да белгечләребез тарафыннан закон нигезендә билгеләнгән срокта каралачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International