Сыра сатканда закон бозалар

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең алкогольле продукцияне  ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрнең үтәлүенә мониторинг үткәрү барышында сыра сатканда ике закон бозу очрагын ачыклады.

Беренче очрак Әлки районының Олы Мәтәскә авылында «Капелька» кибете сатучысының иртәнге сәгать тугызда «Жигулевское традиционное» сырасын сатып җибәрүенә бәйле. Кибет сатучысы кулланучыга иртән-иртүк алкогольле продукция тоттырып җибәрүен хәмер сату тыелган сәгатьләрдә сыра сатарга ярамаганлыгын белмәве белән аңлатырга маташты. Әлеге сатучы өчен сыра хәмер түгел, күрәмсең.

Икенче очракта Нурлат шәһәренең «Татарстан» кабымлыкханәсендә «Старый мельник» сырасы савытын ачмыйча гына сатып җибәрелде. Бу да закон бозу булып тора.

Хәзерге вакытта тикшерүләр материаллары – административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International