Гыйнварның береннән унөченә кадәр...

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Гыйнварның беренче яртысында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре ведомство карамагындагы муниципаль районнар территориясендә оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәвенә мониторинг барышында мондый чикләүләрне бозуның дүрт фактын ачыклады.

Зеленодол шәһәре һәм Югары Ослан районында урнашкан ике кафеда савытын (шешә) ачмыйча гына алкогольле продукция  сату фактлары билгеләнде.

Ә инде Кайбыч һәм Зеленодол районнарындагы ике кибеттә хәмернең алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмыйча сатулары мәгълүм булды.

Ачыклаган барлык закон бозу фактлары буенча гаеплеләр РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International