2018 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре “Хәмер” операциясе кысаларында Сарман авылында дежур торганда Чаллыда яшәүче Н. дигән бер ир-ат “иярләгән” «Рено Дастер» маркалы автомобилен туктаткан. Машина салоны һәм багажнигында билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаган алкогольле продукция табылган. Шулай итеп, автомобиль хуҗасын 6 атамадагы 305 шешә аракы һәм коньяктан (гомуми күләме – 152,5 литр) мәхрүм итәргә туры килгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.