2018 елның 18 гыйнварында, куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, Арча районы Кәче авылында урнашкан “Марат” һәм “Кристалл Плюс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең азык-төлек кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-уку үткәрелде.
Чарага җыелган халыкка Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатудагы азык-төлек товарларына бәя белешмәлекләрен эшләү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы; үлчәп төргәкләнгән товарларны һәм икмәк-күмәч әйберләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Сатудагы товарларның яраклылык срогына һәм сатудагы товарларны саклау шартларын үтәүгә сатучыларның аерым игътибары юнәлдерелде.
Чарада катнашучыларга шулай ук алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре аңлатылды.