Чираттагы мониторинг

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Ютазы районы буенча күчмә чара оештырды. Тәгаенләп әйткәндә, «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетләренә һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең авыл хуҗалыгы базарындагы ике сәүдә объектына рейд үткәрелде.

Белгечләребез алдына түбәндәге бурычлар: социаль әһәмиятле халык куллануы товарлары бәясе һәм ассортиментына мониторинг үткәрү, шулай ук җитештерелә торган продукциянең ярлыкларын, инструкцияләр, этикеткалар, төрелмәләрен эшләгәндә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законының ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуына анализ ясау; куллану базарында хокук бозуларны киметү максатыннан чыгып, әлеге предприятиеләр җитәкчеләре һәм сатучылар өчен семинар үткәрү бурычлары куелган иде.

Сатудагы азык-төлек товарларының бәя белешмәлекләрен эшләү һәм урнаштыруның дөреслеге, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы, гражданнарның телдән мөрәҗәгатьләре бик еш керүгә бәйле рәвештә, бигрәк тә сөт ризыкларын саклау сроклары тагын бер кат сәүдә хезмәткәрләренең игътибар үзәгенә алынды, социаль әһәмиятле товарлар төркеме өчен тәкъдим ителә торган  өстәмә сәүдә хакларына кагылып үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International