Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча мобиль төркем Чаллы территориаль органы карамагындагы районда бер фатирда көмешкә сату фактын билгеләде. Нәтиҗәдә көмешкәчегә 30 литрдан артыграк әче балыннан мәхрүм калырга туры килде.
Икенче көнне мобиль төркем физик затның спирт сату очрагын теркәде. Бу адәм моңа кадәр өендә көмешкә саткан өчен җәза чарасына тартылган булган инде. Бу юлы ул, сәүдә павильоннарыннан берсендә сатучы буларак, “фанфурик”лар белән “шаярырга” карар иткән.
Сүз уңаеннан, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, көмешкә саткан өчен җаваплылыкның катгыйланганлыгын әйтеп үтәргә кирәк: элек әлеге закон бозу очрагы өчен административ штраф күләме 3 мең сумнан башланса ( беркетмә РФ КоАП 2.8 статьясы нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тутырыла иде), хәзер штраф күләме РФ КоАП 14.17.1 статьясындагы 1 өлеше нигезендә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә һәм беркетмәне Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре рәсмиләштерә. Ә инде спирт саткан өчен закон бозучыга РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча җәза чарасы биреләчәк.