Чаллы территориаль органы белгеченә Минзәлә шәһәрендә яшәүче бер ир-ат киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте. Ул үзенең сөекле хатынына кыйммәтле ташлы алтын йөзек бүләк иткән, әмма инде өч атнадан соң ук йөзекнең ташы куып төшкән. Ул, кыйммәтле әйберне кире кайтару яки башкасына алыштыру максатыннан, ювелир әйберләре кибетенә мөрәҗәгать иткән. Әмма кибет сатучысы, Сату кагыйдәләре нигезендә әлеге товарны кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый, дип, аның таләбен канәгатьләндерүдән баш тарткан.
Бу очракта сатучы хаклымы? Товар сыйфатлы булган очракта, кыйммәтле металлардан, ярымкыйммәтле һәм синтетик ташлары да булган кыйммәтле ташлардан ясалган әйберләрне кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Законның 18 статьясы нигезендә, үзенә сыйфатсыз товар сатылган кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен сайлап алуга: товардагы кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны, сатып алу бәясен тиешенчә киметүне, башка товарга алыштыруны яки товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны һәм сыйфатсыз товар сатылу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар алу максатында, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон санга сугылмаган очракларда (эшләр башкаруда, хезмәтләр күрсәтүдә) түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгеченә мөрәҗәгать итә аласыз: 423700, Минзәлә ш., Ленин ур., 80 й., тел.: 8 (85555) 3-20-51.