Балтач районы Янгул авылындагы чаралар

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 9 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Балтач муниципаль районы Янгул авылында гражданнарны кабул итүнең чираттагысын үткәрде.

Авыл җирлеге хезмәткәрләре гражданнарны кабул итүнең буласы турында халыкка алдан ук хәбәр итеп куйган иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты чарага җыелган халыкка сыйфатлы, шулай ук кимчелекле товарларны алыштыру һәм кире кайтаруга бәйле мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирде. Шулай ук җирле үзидарә белгечләренә халык куллануы товарлары һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә генә түгел, бәлки әле Балтач районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дә мәгълүматлар ирештерелде.

Шулай ук “Ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату” дигән темага укыту-өйрәтү характерындагы семинар  оештырылды. Анда  җирле җитештерүчеләрнең продукциясен халыкка таныту, эшмәкәрлек эшчәнлеге имиджын һәм абруен үстерү турында сөйләп үтелде. Әйтергә кирәк, авыл җирлеге эшмәкәрләре арасында үткәрелә торган эш кулланучылар хокукларын таныган, цивилизацияле бизнеска юнәлеш тоткан намуслы эшмәкәрләр санын ишәйтүгә ярдәм итә.

Гомумән, мондый чаралар үткәрү кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту эшенең кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базарында үзен иреклерәк, ышанычлырак хис итү, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) өчен заказлар бирүгә уйлабрак, саграк якын килү мөмкинлеге бирә һәм гражданнарга товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәтүгә (эшләр башкару) килешүләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыкканда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International