Балаларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем эстибез

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 23 гыйнварында Теләче районының Үзәк авылы урта мәктәбендә 8 - 11 сыйныфлар укучылары өчен кулланучылар хокуларын яклау өлкәсендә уку курсы үткәрелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын тормышта ни рәвешле куллану, кулланучыларның төп хокуклары, кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокуклары санга сугылмаган очракта претензия язып тапшыру тәртибе, шулай ук санга сугылмаган хокукларны яклау максатыннан ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләде.

Дәрестә суд практикасыннан кайбер мөрәҗәгатьләр каралды. Мәктәп укучыларын шулай ук таләпләр кую сроклары, товарларны дистанция ысулы белән сату, сезонлы товарлар турындагы мәсьәләләр кызыксындырды. ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында да сөйләп үтелде.

Яшь буынның законлы хокукларын яклауга әзер булып үсүе күңелдә сөенечле хисләр тудыра.

Үткәрелгән дәрестән барлык балаларның канәгать калуын да әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International