Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча киңәшмә

24 гыйнвар 2018 ел., чәршәмбе

24 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында киңәшмә була. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм 2018 елга бурычлары билгеләнәчәк. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин катнашында үтәчәк. Башкарылган эшләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов чыгыш ясаячак.

2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе куллану базарында,  шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә контрольлек-инспекция эшчәнлеге, алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү, республика һәм федераль форматта алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында мәгълүматлар һәм декларацияләр кабул итү, норматив-хокукый актлар иҗат итү эшчәнлеге алып барды. Ваклап сату өлкәсендә, шул исәптән  авыл җирлекләрендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектлары өчен ЕГАИСны гамәлгә кертү эшчәнлеге алып барылды.

Алкогольле продукциянең сыйфатына, сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына, җитештерү һәм әйләнештә йөртүгә контрольлек эше дәвам иттерелде.

Куллану базарында закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларга киртә кую максатыннан контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән берлектә эшләү тәэмин ителде.

 “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” һәм "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм коррупциягә каршы эшчәнлек” дәүләт программасының “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне чамадан тыш куллану колачын киметү һәм эчкечелекне профилактикалау” кече программаларында күздә тотылган чаралар, шулай ук “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасында билгеләнгән чаралар тулы күләмендә үтәлде.

Шул рәвешле 2017 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган төп бурычлар тулаем үтәлде, дип санарга була.

2018 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе түбәндәге төп бурычларны билгеләде:

– Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү советы эшчәнлеген дәвам иттерү, муниципаль хакимият органнары, контрольлек һәм хокук саклау органнары белән “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә киртә кую буенча юл картасы”нда һәм “Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә дәүләт контрольлеген тәэмин итү буенча юл картасы”нда күздә тотылган чараларны үтәү буенча уртак эшчәнлекне дәвам иттерү;

- Татарстан Республикасы хәмер базарының торышын бәяләүнең федераль индикатив күрсәткечләрен үтәү;

- “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы эшчәнлек” Дәүләт программасында күздә тотылган чараларны үтәү;

- Татарстан Республикасы территориясендә күпләп-ваклап сату сегментында ЕГАИС эшен контрольдә тотуны тәэмин итү;

- Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы хәмер продукциясе базарларында көндәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча Экспертлар советы эшендә һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Хәмер базарында дәүләти җайга салуның нәтиҗәсен һәм көндәшлекне үстерү буенча Эш төркеме эшендә катнашу;

- дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм дәүләт функцияләрен башкару кысаларында чараларны камилләштерү;

- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнар иҗат итү эшчәнлеген дәвам итү;

- контрольлек-инспекция эшчәнлеген башкарганда, гражданнарга һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру.

Эштә югары нәтиҗәләргә ирешкән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләрен тантаналы шартларда бүләкләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International