Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгатьләрендә 7-8 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекцияләр үткәрде.
Асылда балаларны борчыган төп тема буенча – үзләренә әти-әниләре сатып алган смартфоннар, планшет, кәрәзле телефоннар һәм электрон китапларда кимчелекләр ачыкланганда нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, дигән сорауларга җаваплар бирелде.
Белгечебез балаларга кулланучылар хокукларын аңлатты һәм конкрет мисалда гамәлләр эзлеклелегенә төшендерде, претензияләр үрнәкләрен өләште.